О проекте Новости Афиша Реклама Приложение Праздники Карта Время намаза Вопрос имаму Кибла Радио Блогеры ТВ СМИ
войти
Задать вопрос
Вопрос

Әссәләму алейкум вә рахматуЛлах вә бәрәкәтүһ, Руфат хәзрәт! Минем соравым җыр турында булыр. Кыз кешегә сәхнәдә җырларга ярыймы, яраса, - ярамаса ни өчен микән? (Исәпкә алып хәләл җирләрне, ул исә мәүлит бәйрәмнәре, бүтән хәләл концертлар). Аллаһ ризалыгы өчен җырлыйм дию, милләт өчен, дөресме? Гомумән җыр мәсьәләсе, җырлау мәсьәләсе, һәм уен коралларында уйнау мәсьәләсе. Коръәндә, хәдисләрдә, ислам голәмәләреннән (яисә иҗмә) нинди дәлилләр булыр микән? Бу сорау минем өчен бик мөһим. Һәм киләчәктә шундый кыз белән тормышны бәйләү мәсьәләсе ничек булыр? Аллаһ разый булсын

Ахметжан Rufat
26 Şubat 2016 - 11:45
Разное

Вә алейкум әссәләм вә рахматуллаhи вә бәрәкәтүh. Гомүмән, хатын-кыз ят ир кешеләр каршында җырларга тиеш түгел. Әби-бабаларыбыздан калган дини китапларыбыз буенча, андый җырлау мәкрүh тәхримән, ягьни харамга якын диеп саныла. Җырчының шәhәдәте (судта мәсәлән) кабул булмый. Шунардан мин сезгә җырчы кыз белән тормышыгызны бәйләргә киңәш бирәлмиймен. Әлбәттә, андый хөкем өчен Коръәндәдә, хадислардада дәлилләр бар. Җыр һәм уен коралларында уйнау мәсьәләсен Ю. Кардави китабында тәфсилләп укыгыз (рус телендә): http://royallib.com/read/kardavi_yusuf/dozvolennoe_i_zapreshchennoe_v_islame.html#0

Задать вопрос
Узнавай обо всех событиях
мусульманского мира через
приложение HalalGuide